Җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру курслары ачу турында

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

2014 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина «Суд аппаратының гадел хөкемнең һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү, суд эшләре алып баруның сыйфатын һәм оперативлыгын арттыру бурычларын хәл итүдәге роле» программасы буенча җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру курсларын ачты.

Укулар «Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан)» ЮҺБнең ХМУдә 2014 елның 17 сентябреннән алып 25 сентябренә кадәр узачак, аларда 38 хезмәткәр үз белемен арттырачак. Уңышлы аттестация йомгаклары буенча белем алучылар квалификация арттыру курсларын тәмамлау турында таныклыклар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International