Кама Тамагы муниципаль районына бару

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Җирле үзидарә органнарына консультацион һәм методик ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Кама Тамагы муниципаль районына бардылар.
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Д.М.Юманов белән очрашу барышында кайбер норматив хокукый актларны әзерләүдә хокукый ярдәм күрсәтелде. Муниципаль берәмлекнең җирле администрациясен оештыруга бәйле Прокурор мөнәсәбәтен белдерү документларын караганда барлыкка килә торган проблемалар буенча фикер алышынды. Муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру эшен оештыру өйрәнелде.

Эш нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә министрлык хезмәткәрләре тарафыннан норматив хокукый актларны әзерләүгә һәм кабул итүгә, аларны муниципаль норматив хокукый актларның муниципаль регистрына кертү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына үз вакытында җибәрүгә карата тиешле рекомендацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International