Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы

2014 елның 19 сентябре, җомга

2014 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышлар залында в зале заседаний Кабинета Министров Республики Татарстан в видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе утырышы уздырылды.

Аксубай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышы турындагы мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты.

Утырышта тагын түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- Татарстан Республикасы территориясендә миграция сәясәте өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлек турында;
- «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасының «2014-2015 елларда Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен кирәгеннән артык куллануны киметү һәм алкоголизмны профилактикалау» өстәмә программасын гамәлгә ашыруның барышы турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International