Яңа форматта суд утырышы

2014 елның 22 сентябре, дүшәмбе

2014 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы җәмәгать судьялары бинасында административ хокук бозу турындагы эш буенча беренче мәртәбә суд утырышы видеоконференцэлемтә режимында узды.

Суд утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисенең административ эшләр буенча урынбасары Р.Ф.Гаффаров, Азнакай муниципаль районы башлыгы М.З.Шәйдуллин, Азнакай шәһәр суды рәисе Ю.З.Сәхәпов катнашты.

Уздырылган суд утырышы йомгаклары буенча җәмәгать судьялары суд участоклары һәм шәһәр суды коллективлары белән түгәрәк өстәл уздырылды, анда Л.Ю.Глухова һәм Р.Ф.Гаффаров чыгыш ясады һәм сорауларга җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International