Россиянең хәзерге заман социаль процессларында килештерү процедуралары мөһим урын алып тора. Алар төрле конфликтларны хәл итүдә бик нәтиҗәле. Әлеге процедураларны популярлаштыруда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әһәмиятле роль уйный.
2014 елның 19 сентябрендә КФУ конфликтология кафедрасы, КФУның Өзлексез белем институты каршындагы Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Арбитраж суды, Урал Сәнәгать-сәүдә палатасының Медиация үзәге, Мари дәүләт университеты вәкилләре һәм башкалар катнашында оештырылган IV Халыкара Казан фәнни форумы кысаларында «Иминият өлкәсендә бәхәсләрне хәл итүнең хокукый һәм судтан тыш методлары» темасына КФУ базасында «түгәрәк өстәл» уздырылды.
«Түгәрәк өстәл» эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова катнашты, ул Татарстан Республикасында медиаторлар эшчәнлеген җайга салу Советы эше һәм 2015 елга аның планнары турында сөйләде.