Якшәмбе көн иртән, 2014 елның 21 сентябрендә, «Казан – Арена» янында йөгерергә яратучылар һәм сәламәт яшәү рәвешен сайлап алучылар да, шулай ук профессиналь спортчылар һәм спорт ветераннары «Милләт Кроссында – 2014» катнашу өчен җыелды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре шулай ук «Милләт Кроссында – 2014» старт алдылар, шулай итеп алар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга үзләреннән өлеш керттеләр.
VIP-катнашучылар өчен дә традицион йөгерү оештырылды. Быелгы дистанция 2,5 км тәшкил итә. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рогозина катнашты.
Бу ярышта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләреннән беркем дә зур уңышларга ирешмәсә дә, бар да кояшлы көннән, хезмәттәшләре белән аралашудан канәгать калды.
![]() |
![]() |
![]() |