2014 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы гражданнарын видеоконференцэлемтә режимында кабул итте. Видеоконференцэлемтәдә районның 4 кешесе катнашты.
Кабул итү барышында түбәндәге сораулар бирелде: гражданнарны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану турында, ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм чаралары турында, медик-социаль экспертиза процедурасы турындагы карага шикаять белдерү хакында һәм хезмәт кенәгәсенең кемнеке булуын билгеләү турында.
Видео аша кабул итү азагында гражданнарга министрлыкларның һәм ведомстволарның рәсми сайтларында шушы мәсьәләләр буенча хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салучы норматив документлар урнаштырылуы турында мәгълүмат бирелде.