«Хокук hәм хәят» («Право и жизнь») журналының Редакция советы утырышы

2014 елның 24 сентябре, чәршәмбе
2014 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында баш редакторы Ф.С.Манасыйпов җитәкчелегендә «Хокук hәм хәят» («Право и жизнь) журналы Редакция советының киңәйтелгән утырышы уздырылды. Редакция советы утырышы журналның эчтәлек һәм дизайн мәсьәләләренә, шулай ук журналга язылуның барышына кагылды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин катнашты.

Утырышта түбәндәге редсовет әгъзалары катнашты : Н.М.Прусс ( «ТИСБИ» университеты ректоры, педагогика фәннәре кандидаты), Ф.Ф.Мифтахов («Болгар» хәйрия фонды рәисе), Х.Г.Шәрипов ( «Маршал» региональара юридик үзәге» ҖЧҖ генераль директоры), Л.М.Дмитриевская (Татарстан Республикасы Адвокатлар коллегиясе президиумы рәисе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы президенты ), И.И. Бикиев (Икътисад, идарә һәм хокук институтының беренче проректоры, фәнни эш буенча проректоры, юридик фәннәр докторы), чакырылганнардан – Ә.Г.Гатауллин (Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының Конституциячел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры), Г.А.Абдрахманова (Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары Федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары), Р.Г.Дәүлиев (Татарстан Республикасы буенча ҖҮФХИ башлыгы киңәшчесе), Р.М.Галимов (Татарстан Республикасы Прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе), Н.В.Суржко (Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары), Ф.Н.Баһаветдинов (Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы, юридик фәннәр докторы), С.Г.Каменков (Татарстан Республикасы буенча Россия НКФХИ башлыгы урынбасары), А.А.Сөләйманова (Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының юридик бүлеге әйдәүче киңәшчесе), Ю.Ю.Кондуров (Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары), В.А.Скарлухина (Татарстан таможнясының җәмәгатьчелек белән багланышлар буенча баш дәүләт инспекторы), Д.М.Таҗетдинова (ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты консультант ы).

Хәзерге вакытта «Хокук hәм хәят» («Право и жизнь») журналы иҗтимагый-сәяси һәм фәнни басма итеп карала, әмма аның төп бурычы – Татарстан Республикасы халкына хокукый белем бирү, гражданнарны законнар һәм норматив хокукый актлар белән таныштыру, журнал редакциясе, Татарстан Республикасы хокук саклау һәм хокук куллану органнарының эшчәнлеген актив яктыртып, шул юнәлешне алып барырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International