2014 елның 24 сентябрендә Югары Ослан муниципаль районы Советының кырык тугызынчы утырышы уздырылды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:
1. “2014 елга, 2015 һәм 2016 еллар план чорына Югары Ослан муниципаль районы бюджеты турында” Югары Ослан муниципаль районы Советының 2013 елның 12 декабрендәге № 41-409 карарына үзгәрешләр кертү хакында;
2. Югары Ослан муниципаль районының Иннополис поселогын район әһәмиятендәге шәһәргә үзгәртеп кору һәм Введено-Слободское авыл җирлеген Введено-Слободское авыл җирлегенә һәм «Иннополис» шәһәр җирлегенә бүлү турындагы мәсьәләне кузгату хакында.
Икенче мәсьәлә буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов катнашты, ул үзенең нотыгында муниципаль берәмлекләрне һәм Иннополис торак пунктын үзгәртеп кору процедурасы турында сөйләде.