2014 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы кешеләренә һәм җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү максатларында эш сәфәре оештырылды.
Муниципаль район Башкарма комитетындагы киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу уздырылды: правила и сроки подачи документов в муниципаль регистрга документлар тапшыру кагыйдәләре һәм сроклары, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматны районның рәсми сайтында урнаштыру, җирлекләрнең бюджеты турында карарларны бастырып чыгару мәсьәләләре, шулай ук җир законнары өлкәсендәге кайбер мәсьәләләр.
Киңәшмә тәмамланганнан соң Өлкәннәр көненә багышлап, картлар интернат йортына бардылар. Хезмәткәрләр шушы учреждениедә яшәүче гражданнарны кызыксындырган сорауларга бавап бирделәр.