2014 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаренең, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының консультантының һәм 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Аттестация барышында граждан хезмәткәренең белемнәре, һөнәри күнекмәләре, эш тәҗрибәсе, эш сыйфаты, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, куелган максатларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүе бәяләнде. Аттестацияләнә торган хезмәткәрләрнең эш тәҗрибәсен һәм сыйфатын, шулай ук куелган бурычларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүен исәпкә алып, комиссия әгъзалары дәүләт граждан хезмәткәренең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәвен билгеләделәр.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 7 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Уздырылган аттестация нәтиҗәсендә комиссия әгъзалары йомгак ясадылар һәм түбәндәге карарны кабул иттеләр: Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестациягә кертелгән 6 дәүләт граждан хезмәткәре дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә. 1 дәүләт граждан хезмәткәре аттестацияне уңышлы рәвештә һөнәри әзерлек узу яисә квалификациясен күтәрү шарты белән узды.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцичел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты җитәкчесе М.Х.Вафин һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университетының – КАИның Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институты хокук кафедрасы доценты катнашты.