Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары квалификациясен күтәрү курслары ябылды

2014 елның 26 сентябре, җомга

2014 елның 25 сентябрендә Икътисад, идарә һәм хокук институтында «Суд аппаратының гадел хөкемнең һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү, суд эшләре алып баруның сыйфатын һәм оперативлыгын арттыру бурычларын хәл итүдәге роле» программасы буенча җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру курслары ябылды, анда 38 тыңлаучы үз белемен арттырды.

Курсларны ябуда чыгыш ясап, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина суд участокларын законнарны тирәнтен белгән югары проффессиональ кадрлар белән тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады.

Уңышлы аттестациия йомгаклары буенча курсларда катнашучыларга кыска сроклы квалификация арттыру курсларын тәмамлау турында таныклыклар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International