«Эшкуарлар конфликтларында медиация куллану практикасы» темасына конференция турында

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе

2014 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Эшкуарлар конфликтларында медиация куллану практикасы» темасына конференция уздырылды, анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Заһидуллин Рөстәм Илдус улы да катнашты.

Эшкуарлар тирәлегендә каршылыклы һәм проблемалы ситуацияләр булу –нормаль күренеш, чөнки һәр бизнесменның үз мәнфәгатьләре. Нәтиҗәдә эшкарлар арасында конфликтлы ситуацияләр күп була, аларны вакытында хәл итү төп бизнес субъектлары арасында конструктив хезмәттәшлек урнаштыруга ярдәм итә. «Эшкуарлар конфликтларында медиация куллану практикасы» конференциясе шул мәсьәләгә багышланган иде. Аны Россия Федерациясе ССП һәм Татарстан Республикасы ССП Килештерү процедуралары буенча арадашчылар коллегиясе оештырган.

Чараны Казан (Идел буе) федераль университетының конфликтология кафедрасы доценты, Медиация, конфликтларны җайга салу һәм экстремизмны профилактикалау үзәге мөдире, Татарстан Республикасы ССП Килештерү процедуралары буенча арадашчылар коллегиясе рәисе Маврин Олег Викторович алып барды.

Чарада түбәндәгеләр катнашты: Россия Федерациясе ССП Килештерү процедуралары буенча арадашчылар коллегиясе рәисе, Икътисадый мәсьәләләрне хәл итү буенча Россия Федерациясе ССП каршындагы комитет рәисе Ширяева Юлия Викторовна, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Заһидуллин Рөстәм Илдус улы, ул Россия Федерациясендә бердәнбер булган Татарстан Республикасында медиаторлар эшчәнлеген җайга салу Советы турында сөйләде. Шулай ук конференциядә Татарстан Республикасы Арбитраж суды судьясы Андриянова Людмила Вячеславовна, Казан шәһәренең Совет район суды рәисе Габдуллин Радик Габделхәй улы һәм «Идел буе медиаторлары лигасы» ФП башкарма директоры Филаретов Вячеслав Анатольевич чыгыш ясады.

Чарага Татарстан Республикасы ССП әгъзалары – эшкуарлар, юристлар һәм практика алып баручы медиаторлар чакырылган иде, алар дискуссия өлешендә актив катнаштылар. Чыгыш ясаучылар барлык сорауларга да җентекле җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International