Россия юристлары ассоциясенең V юбилей футбол турниры

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе

2014 елның 26 сентябреннән алып 29 сентябренә кадәр Казанда Россия юристлары ассоциясенең V юбилей футбол турниры уздырылды. Турнирны рәсми ачу тантанасында Россия юристлары ассоциясе идарәсе рәисе, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары И.Е.Манылов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы В.Г.Шәйхразыев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова , Россия юристлары ассоциясенең Аппараты җитәкчесе С.В. Александров, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе И.И.Гыйрфанов катнашты.

Турнирда Россия юристлары ассоциясенең Башкортостан Республикасы, Коми Республикасы, Мари Республикасы, Татарстан Республикасы, Киров, Түбән Новгород, Рязань, Ульяновск, Чиләбе, Ярославск өлкәләренең региональ бүлекчәләре, Россия юристлары ассоциясенең Үзәк Аппараты, Россия юристлары ассоциясенең яшьләр хәрәкәте командалары катнашты.

Россия юристлары ассоциясенең V юбилей футбол турнирында Мари Республикасы региональ бүлекчәсе командасы финал матчында Түбән Новгород региональ бүлекчәсе командасын җиңеп чыкты. Өченче урын өчен матчта Башкортостан һәм Татарстан региональ бүлекчәләре командалары очрашты, катлаулы көрәштә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе командасы җиңү яулады. Турнирның иң яхшы футболчылары дип түбәндәгеләр танылды: «Иң яхшы капкачы» номинациясендә - Түбән Новгород региональ бүлекчәсе командасы уенчысы Евгений Алипов; «Иң яхшы яклаучы» номинациясендә - Сәрвәр Балтаһиров, Башкортостан региональ бүлекчәсе командасы уенчысы; «Иң яхшы һөҗүм итүче» номинациясендә - Радик Шахисламов, Татарстан төбәк бүлекчәсе командасы уенчысы. Турнирның иң яхшы уенчысы дип Мари региональ бүлекчәсе командасы капитаны Сергей Смышляев танылды.

Россия юристлары ассоциясенең региональ бүлекчәләре командалары арасында V юбилей футбол турниры тагын бер кабат әлеге чараның хезмәттәшлекне үстерүдәге мөһимлеген раслады.

 

        


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International