Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең эш төркеме әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнү максатларында 2014 елның 23 сентябреннән алып 25 сентябренә кадәр – Мамадыш муниципаль районына һәм 29 сентябреннән алып 30 сентябренә кадәр Түбән Кама муниципаль районына бардылар.
Районнарга эш сәфәрләрен оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 22 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе эш төркеме әгъзаларының киңәшмәсе уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов алып барды. Киңәшмәдә хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнгән вакытта аеруча игътибар сорала торган мәсьәләләр аталды, шулардан: халыкның алкоголь продукциясен кирәгеннән артык файдалану һәм алкоголизмны профилактикалау, элек хөкем ителгән затларның кабат җинаять кылуларының гомуми җинаятьләр арасындагы чагыштырма зурлыгы, хокук саклау органнарының терроризм һәм экстремизм күренешләренә каршы көрәш чаралары турында.
Шушы тикшерү барышында әлеге районнарның җирле үзидарә органнарының “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 № 764 карарын үтәү эшчәнлегенең торышы өйрәнелде; Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтындагы “Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясенең эш төркеме” бүлегендә урнаштырылган план-задание белән расланган юнәлешләр буенча хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлеге тикшерелде.
Хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнү нәтиҗәләре буенча ике районда да башкарма комитетлар җитәкчеләре, җирлекләр башлыклары һәм профилактикалау субъектлары катнашында тикшерүләргә йомгак ясалды, шунда ук хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруда ачылган җитешсезлекләрне бетерү буенча рекомендацияләр бирелде.