2014 елның 30 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәүче киңәшчесе дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачы җыйды һәм конкурста җиңүче дип танылды:
Гавриленко Елена Юрьевна, җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм контрольне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәүче киңәшчесе.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Җиһаншин Алексей Наил улын вазыйфаларның әйдәүче төркеменә кадрлар резервына кертергә дигән карар кабул ителде.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцичел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм Туполе ис. Казан милли тикшеренү техник университетының – КАИның Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич катнашты.