2014 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара уздырылды, ул ел саен Россиядә 1992 елның 1 октябреннән бирле билгеләп үтелә.
Чарага министрлыкның лаеклы ялдагы хезмәткәрләре чакырылды. Кунакларны министрлык җитәкчелеге һәм коллегалары сәламләде.
Җыелган кунакалрга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова мөрәҗәгать итте. Ул аларга нык сәламәтлек, исән-имин яшәүләрен, якыннарының мәрхәмәтле мөнәсәбәтен теләде.
Кунаклар министрлыкта эшләгән елларын, кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр һәм министрлык җитәкчелегенә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.