Балтач штпда Өлкәннәр көне

2014 елның 3 октябре, җомга

2014 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Халыкара өлкәннәр көненә багышлынган Балтач районы чарасында катнашты, чара Балтач штп Мәдәният үзәгендә узды.

Чарада катнашучылар өчен чәй мәҗлесе һәм үзешчән коллективларның бәйрәм концерты оештырылды. Чарада 1 октябрьдә туган юбилярларга, 50 ел һәм аннан да күбрәк яшәгән парларга бүләкләр тапшырылды.

Тантанада катнашучыларга иң яхшы теләкләр белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамиль Рәшит улы Нутфуллин һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Илдус улы Заһидуллин мөрәҗәгать иттеләр.

Өлкәннәр көне декадасы кысаларында районның ике өлкән гражданына хәйрия ярдәме күрсәтелде: Анастасия Герасимовага (Балтач штп) һәм Тайфә Габдрахмановага(Кариле авылы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International