Бүген Икътисад, идарә һәм хокук институтында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү курслары тәмамланды.
Укыту программасы нигезендә тыңлаучылар өчен лекцияләр һәм гамәли өйрәтүләр оештырылган иде, аларда аппаратның 40 хезмәткәре белем эстәделәр.
Квалификация күтәрү курсларын ябуда чыгыш ясаган Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина гамәлдәге законнарның даими камилләшеп торуы шартларында җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү курсларын үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Имтиханнар бирү йомгаклары буенча укучыларга квалификация күтәрүнең кыска вакытлы курсларын тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды.