Яңгыр явуга карамастан, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 20 хезмәткәре узган атнада Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырган “Агач утырту көне” традицион табигатьне саклау акциясенә актив рәвештә теләктәшлек белдерде.
Хезмәткәрләр министр урынбасары Надежда Рагозина җитәкчелегендә “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау участок урманчылыгы урман фондында истәлекле утыртмалар утыртуда катнаштылар.
Барлык теләк белдерүчеләр үзләренең агачын утыртып, моның белән урман байлыгын арттыруга үз өлешләрен кертә алды.