2014 елның 16 октябрендә гражданнарны урыннарга чыгып кабул итүнең расланган графигы кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Түбән Кама муниципаль районында булды.
Әлеге чара кысаларында М.М.Ибәтов Түбән Кама муниципаль районының Афанасово авыл җирлегендә гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.
Гражданнарны кабул итүгә килүчеләрне күпсанлы сораулар борчый: җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү һәм су белән тәэмин итү, оныкларга опеканы рәсмиләштерү, “Сугыш балалары” статусын алу, алимент түләүдән читләшү, коллектр хезмәте белән проблемалар, социаль ипотека буенча торак алу һәм башкалар. Барлык гражданнарга да законнар нигезендә төгәл аңлатмалар бирелде.
Моннан тыш, Түбән Кама муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.М.Тартмина катнашында Совет аппараты һәм муниципаль районның Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, шулай ук Түбән Кама муниципаль районы составына керүче авыл җирлекләре башлыклары белән эш киңәшмәсе үткәрелде. Киңәшмә барышында районның муниципаль берәмлекләренең норма чыгару эшчәнлеге һәм кабул ителүче норматив хокукый актлары сыйфаты турында сөйләшенде.