“Мөселман хатын-кызы: заманча дөньяда кеше хокуклары” конференциясендә катнашу

2014 елның 17 октябре, җомга

16 октябрьдә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Заһидуллин Рөстәм Илдус улы “Мөселман хатын-кызы: заманча дөньяда кеше хокуклары” халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында доклад белән чыгыш ясады.

Мөселман хатын-кызлары хокукларына багышланган халыкара конференция Хатын-кызга карата дискриминациянең барлык рәвешләренбетерү турында БМО Конвенциясе кабул ителүгә 35 ел тулу уңаеннан Россия Федерациясендә БМО системасында кеше хокуклары буенча өлкән киңәшче Ришард Коменд тәкъдиме белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская тарафыннан оештырылган.

“2014-2018 елларга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча стратегия турында” темасына Р.И.Заһидуллин докладында Татарстан Республикасында әлеге документны чыгаруга башлангычлар яктыртылды, документның төзелеше һәм эчтәлеге яктыртылды, шулай ук кеше хокукларын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм бурычлары ачып бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International