ТР Җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2014 елның 20 октябре, дүшәмбе


2014 елның 16 октябрендә Татарстан Республикасы Юстициия министрлыгында ТР Җәмәгать судьялары аппаратының аттестация комиссиясе утырышы булды, анда биләп торган дәүләт граждан хезмәте 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Җәмәгать судьялары аппаратының канцелярия мөдире, Татарстан Республикасы Җәмәгать судьялары аппараты утырышының суд секретаре һәм Татарстан Республикасы Җәмәгать судьялары аппараты консультанты вазыйфаларына туры килүне тикшерделәр.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен атестацияләү хезмәткәрләнең хәле сыйфатын, шәхси һәм һөнәри потенциалын, хезмәт вазыйфаларын башкаруга әзерлек дәрәҗәләрен һәм сәләтләрен билгеләргә юнәлдерелгән иде. Гамәли дәрәҗәдә аттестациянең төп максаты - аерым бер кешенең биләп тора торган вазыйфасына туры килү-килмәвен билгеләү.

Аттестацияләүдә Татарстан Республикасы Җәмәгать судьялары аппаратының 6 дәүләт граждан хезмәткәре катнашты.

Тавыш бирү йомгаклары буенча, комиссия карары белән аттестацияләнүчеләрнең алтысы да биләп тора торган дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килә дип танылды.


Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты _ КАИның Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич, “Россия юристлары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Аппараты әгъзасы М.Х.Вафин һәм Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International