2014 елның 21 октябрендә Икътисад, идарә һәм хокук институтында Галимнәр советының Институтның төзелүенә 20 ел тулуга багышланган тантаналы утырышы булды.
Татарстан Республикасы юстиция министры исеменнән котлау сүзе белән министр урынбасары М.М.Ибәтов чыгыш ясады һәм институт хезмәткәрләрен күпьеллык эшчәнлекләре һәм юридик фән вә мәгариф үсешенә керткән шәхси өлешләре өчен рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләде.