2014 елның 21 һәм 22 октябрьләрендә Икътисад, идарә һәм хокук институтында 26 Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы һәм җәмәгать судьялары аппаратларының 36 хезмәткәре квалификацияләрен күтәрү курсларында укуларын тәмамлады.
“Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” Татарстан Республикасы Законы таләпләре нигезендә җәмәгать судьялары өч елга бер тапкырдан да ким булмаган санда үзләренең квалификацияләрен күтәрәләр. Җәмәгать судьялары карап тикшерүнә килә торган эшләрнең бик күп булуы халыкның суд хакимияте органнарына ышанычы артуы турында сөйли. Җәмәгать судьяларының артып баручы йөкләмәләре белән бәйле аларның һәм аппаратлары хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү мәсьәләсе аеручы актуаль булып тора.
Имтиханнар нәтиҗәләре буенча укучыларга квалификация күтәрүнең кыска вакытлы курсларын тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды.