ТР юстиция министрының беренче урынбасары Р.Р.Заһидуллин белән түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча әңгәмә

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 22 октыбрендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Казан шәһәренең Яңа Савин районы адвокатлар коллегиясе рәисе, адвокат Р.Г.Фәхретдинова белән бергә “Татарстан” ДТРК радиосында турыдан-туры эфирда катнашты.
Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча интервью бирде. Әңгәмә барышында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең актуаль сораулары яңгырады: түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе, түләүсез юридик ярдәм алуга хокуклы гражданнар категорияләре, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү сораулары буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында булдырылган “кайнар элемтә” телефон номеры һәм башкалар.

Турыдан-туры эфир барышында радио тыңлаучылардан шалтыратулар да булды, анда инвалидларга өйдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында, түләүсез юридик ярдәмнең дәүләтнеке булган һәм дәүләтнеке булмаган системалары катнашучыларының гражданнарны кабул итү көннәре һәм сәгатьләре турында сораулар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International