2014 елның 22 октябрендә “Татмедиа” басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Р.И.Заһидуллин Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган брифингта катнашты.
Күрсәтелгән чара кысаларында Р.И.Заһидуллин “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршы тору” Дәүләт программасының “2014 елда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” 5 нче ярдәмче программа чаралары үтәлеше турында доклад белән чыгыш ясады, шулай ук 2014 елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.
Шулай ук үзенең чыгышында Р.И.Заһидуллин 2015 елның 1 гыйнварыннан 19.07.2014 елдагы 512 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган “2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру” Дәүләт программасы эшли башлаячагына игътибарны юнәлтте, аның координаторы булып Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тора.