Теләче муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2014 елның 24 октябре, җомга

2014 елның 23 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы вәкиле Д.Д.Хәлилова белән берлектә Теләче муниципаль районында күчмә гражданнарны кабул итү үткәрде. Максаты – гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү.

М.М.Ибәтов гражданнарга тиеш булмаган урыннарда көтү көткән өчен административ җаваплылыкка тарту, хуҗалык кенәгәсеннән өземтә бирү, салым периоды өчен түләнергә тиеш җир салымы суммасын исәпләү, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урнаштырылган су башняларын рәсмиләштерү кебек сорауларга аңлатмалар бирде.

Моннан тыш, М.М.Ибәтов Теләче муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе И.В.Мөбинов катнашында районның җирле үзидарәсенең җаваплы хезмәткәрләре белән эш киңәшмәсе үткәрде, анда җирле әһәмияттәге проблесалы мәсьәләләр карап тикшерелде.

     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International