Питрәч муниципаль районына чыгу

2014 елның 24 октябре, җомга

2014 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы вәкилләре белән берлектә Питрәч муниципаль районында булдылар, анда җирле үзидарә органнарына методик һәм консультатив ярдәм күрсәтелде.

Чыгу барышында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары З.Ш.Мөхәмәтгәрәева һәм районның җирле үзидарә органнарының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре катнашында эш киңәшмәсе үтте, анда Татарстан Республикасының Муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен министрлыкка муниципаль норматив хокукый актларны һәм аларның проектларын җибәрүнең тулылыгы һәм үз вакытында башкарылуы хакында фикер алышынды.

Шулай ук законсыз рәвештә тартып алынган җир кишәрлекләрен муниципаль милекә кире кайтару буенча проблемалы мәсьәләләр турында сүз булды.
Милләтара һәм конфессияара килешүләрне ныгытуга, районнар территориясендә яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятен саклауга, мигрантларның социаль һәм мәдәни җайлашуын булдыруга, милләтара (этникара) каршылыкларны профилактикалауга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру өчен шартлар тудыру буенча җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иткәндә җирле үзидарә органнары вәкаләтләре турында мәгълүмат җиткерелде. Бу уңайдан, районның экстремизмга һәм терорчылыкка каршы тору планына әлеге категориядәге затларны муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый-мәдәни тормышына җәлеп итү позициясе тәкъдим ителде.

“Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, йөрүләр һәм пикетлар үткәрүгә гражданнарның хокукларын тормышка ашыруга шартлар тудыру турында” 25.12.2012 елдагы 91-ТРЗ номерла Татарстан Республикасы Законы нигеләмәләрен гамәлгә ашыру буенча нормаларны катгый саклауга игътибар итәргә тәкъдим ителде.


Моннан тыш, белгечләр тарафыннан районның административ комиссиясе эшчәнлеген тикшерү үткәрелде. Шулай ук муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертизаны оештыру һәм үткәрү эше өйрәнелде, зарур киңәшләр бирелде.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International