2014 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү мәсьәләсе буенча 12 нче эш төркеме утырышы уздырылды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары, эш төркеме җитәкчесе урынбасары Р.И.Заһидуллин уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы территориясендә федераль максатчан һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны алып баручы республика министрлыклары һәм федераль органнарның территориаль органнары вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында алып барылучы федераль максатчан һәм дәүләт программаларының 2014 елда үтәлеше йомгаклары һәм 2015 – 2017 елларга программа чараларын гамәлгә ашыруга финанслауның расланган күләмнәре каралды.