Мәскәүдә фәнни-гамәли конференция

2014 елның 28 октябре, сишәмбе

2014 елның 23-24 октябрендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы каршындагы Хокукый мәгълүмат фәнни үзәгендә «Федераль регистрларны һәм дәүләт реестрларын алып бару, дәүләт функцияләрен үтәү һәм актуаль хокукый мәгълүмат алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен аларны куллану» темасына V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылды.

Әлеге конференция Россия Федерациясе субъектлары норматив хокукый актларының федераль регистрын һәм Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләренең һәм муниципаль берәмлекләрнең уставларының дәүләт реестрларын алып бару, үстерү һәм куллану мәсьәләләренә багышланды.

Конференциянең пленар утырышында нотыклар белән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы, Федераль казначылык, Бәйсез консультантлар һәм экспертлар фонды советы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы каршындагы ФБУ НЦПИ программа тәэмин итүен әзерләү һәм гамәлгә кертү бүлекләре, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Администрациясе дәүләт-хокукый идарәсенең муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару департаменты вәкилләре, Беларусь Республикасы, Казахстан Республикасы, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре вәкилләре чыгыш ясады.

Секция утырышында регистрларны алып бару, нормалар иҗат итү һәм хокук куллануны мониторинглау проблемалары буенча дискуссия оештырылды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Р.У.Гарипов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International