2014 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан видеоконференция режимында җирле үзидарә органнарына муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләре эшчәнлеген оештыру һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле затлар исемлеген билгеләү буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен алар тарафыннан гамәлгә ашыруның 2014 елның III кварталы буенча йомгакларына багышланган киңәшмә уздырылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының территориаль оештыру һәм җирле үзидарә өлкәсендә тикшереп тору бүлеге башлыгы Г.И.Касыймова республика административ комиссияләре эшчәнлегенең нәтиҗәләре турындагы нотык белән чыгыш ясады, анда кайбер районнарның бу өлкәдәге түбән һәм югары күрсәткечләре китерелде, конкрет мисаллары булган слайдлар күрсәтелде.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Әтнә, Яңа Чмшмә, Мөслим һәм Кама Тамагы районнары вәкилләре белән тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен нәтиҗәсез башкару сәбәпләре буенча фикер алышты.