Яңа Чишмә муниципаль районына бару

2014 елның 31 октябре, җомга

2014 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы вәкиле белән берлектә, җирле үзидарә органнарына методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү максатларында, Яңа Чишмә муниципаль районына бардылар.

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.И.Попкова катнашында киңәшмә уздырылды, анда Татарстан Республикасы Муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертү өчен муниципаль норматив хокукый актларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына тулысынча һәм үз вакытында җибәрү мәсьәләләре буенча, норматив хокукый актларны әзерләү һәм кабул итү, аларны бастырып чыгару, административ комиссия эше, коррупциягә каршы экспертиза оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген норматив хокукый тәэмин итү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде, шул исәптән «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат алу мөмкинлеген тәэмин итү турында 09.02.2009 № 8-ФЗ Федераль законны гамәлгә ашыру буенча да.

Министрлык белгечләре районның административ комиссиясе эшчәнлеген тикшерделәр һәм муниципаль норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза эшен өйрәнделәр, кирәкле рекомендацияләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International