Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс йомгаклары

2014 елның 31 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультантының һәм 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачылар җыйды:

Рәхимова Галина Сергеевна, Казан шәһәре Мәскәү районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;

Субиева Асия Хәбибулла кызы, Казан шәһәре Яңа Савиново суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;

Агафонова Екатерина Леонидовна, Казан шәһәре Яңа Савиново суд районы буенча 9 нчы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;

Нәфыйгова Диана Рөстәм кызы, Казан шәһәре Яңа Савиново суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

Закиров Динар Рафис улы, Татарстан Республикасы Биектау суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

Закирова Гөлнара Зифкат кызы, Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;

Зарипов Ренат Илдар улы, Казан шәһәре Авиатөзелеш суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты;

Васелкова Ирина Михайловна, Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцичел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр интситутының хокук кафедрасы доценты, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты җитәкчесе М.Х.Вафин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International