Видеоконференцэлемтә режимында ТР Мамадыш муниципаль районы гражданнарын кабул итү

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

2014 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция  министры  Л.Ю.Глухова видеоконференцэлемтә режимында  Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы гражданнарын кабул итте. Видеоконференцэлемтәдә 4 яшәүче катнашты.                     

Кабул итү барышында мондый соарулар бирелде:

ата-аналары аерылышканда, суд тарафыннан  балигъ булмаган баланың яшәү урын турында  карар чыгарылганчы, аның яшәү урынын билгеләү тәртибе турында;

урман поселокларының чикләрен билгеләү турында;

муниципаль торакта исәпләү җиһазларын кую турында;

авыл җирлегендә муниципаль хезмәттә эшләүче хатын-кызларга бала карау өчен өстәмә  ял көне бирү тәртибе турында.

Кабул итү барышында барлык сорауларга да министр төгәл җаваплар бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International