Саба муниципаль районына бару

2014 елның 31 октябре, җомга

«Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм турында» 2012 елның 2 ноябрендәге № 73-ТРЗ Татарстан Республикасы Законын һәм «Татарстан Республикасында юридик ярдәм күрсәтү һәм халыкка хокукый белем бирү системасын үстерү чаралары турында» 2010 елның 22 мартындагы № УП-156 Татарстан Республикасы Президенты Указын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе белән бергәләп республиканың авыл җирендә яшәүче халыкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә.

Гражданнарга хокук мәсьәләләре буенча консультация уздыру максатларында 2014 елның 30 октябрендә министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белгечләреннән торган мобиль мәгълүмат-консультация төркеме Саба муниципаль районының Мишә (Лесхоз п.) һәм Шәмәрдан (Шәмәрдан п.) авыл җирлекләре халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.

Кешеләр мөрәҗәгать иткән сорауларның күбесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы компетенциясенә кагыла иде, алар Бердәм дәүләт имтиханы, максатчан юллама буенча җибәрелгән студентларга стипендияләр түләү, спорт мәгариф учреждениеләрендә хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү, мәктәп укучылары белән өстәмә дәресләрне норматив хокукый җайга салу турында булды.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләренә торакны хосусыйлаштыру, дәүләт милкеннән муниципаль милеккә тапшыру һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләреннән төрле ташламалар алу, “Хезмәт ветераны” исемен алу, Россия Армиясендә хезмәт иткән чорда авырган өчен ташламалар алу турында сорадылар.

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе вәкиле пенсияләр күләме, эшләгән еллары өчен вакытыннан алда пенсия исәпләү, иминият кертемнәре мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде.

Салым хезмәте белгечләренә гражданнар мөлкәт салымы түләгәндә пенсионерларга ташламалар турындагы һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Адвокат һәм нотариус хезмәт бәхәсләре, кулланучылар хокукларын яклау, мирасны, васыятьне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гражданнарга аңлатмалар бирделәр.

Барлык мөрәҗәгатьләргә дә квалификацияле консультацияләр бирелде.

«Хокук мәктәбе» проекты кысаларында Лесхоз п. һәм Шәмәрдан п. мәктәпләренең 9-11 сыйныфларында Яшь юристлар советы әгъзалары лекцияләр укыдылар:
1) «Дәүләт барлыкка килү, дәүләт барлыкка килүнең төп сәбәпләре», лектор Рафик Гөлназарян
2) «Җәмгыять тормышында аерым кеше урыны», лектор Олег Никешин
3) «Хокук һәм мораль», лекторлар Эльвира Җиһаншина һәм Зөһрә Фарукшина.

Лесхоз п. (40 кеше) һәм Шәмәрдан п. (124 кеше) мәктәпләренең өлкән сыйныфлары укучылары дәресләрдә тәкъдим ителгәннәр буенча фикер алышуда катнаштылар. Укучылар материалны кызыксынып тыңладылар, сораулар күп бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International