Халык бердәмлеге көнендә «Казан» ММҮ янындагы мәйданда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре «Без бердәм» митингында катнаштылар. Бу бәйрәм төп кыйммәтләрне – милләтара татулыкны һәм гражданнар дуслыгын, кеше хокукларын һәм иреген, тотрыклылыкны һәм хокук тәртибен саклау өчен безнең уртак максатларыбызның берлеген чагылдыра.
Митинг берничә мең кешене җыйды, республиканың барлык халыклары вәкилләре бар иде. Акцияне Татарстан Халыклары ассамблеясе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы оештырды.
Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәмәтшин митингта катнашучыларның барысын да бәйрәм белән котлады һәм, без, беренче чиратта, безнең күп төрле мәдәниятебез һәм күптеллелегебез белән бай, һәм толлерантлыкның яхшы традицияләрен саклау өчен барысын да эшлибез, диде. Аннары М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында «Татарстан – безнең йортыбыз» өченче республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты булды.