Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәүче консультант вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздырылды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачы җыйды:
Старостина Жанна Викторовна, хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәүче консультанты.
Новикова Татьяна Владимировна тавыш бирү нәтиҗәләре буенча вазыйфаларның әйдәүче төркеме кадрлар резервына кертелә, дип карар кабул ителде.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцичел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин, Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты җитәкчесе М.Х.Вафин катнашты.