2014 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның «Мирный» спорткомплексы базасында ТАССР юстиция министры А.Г.Таҗетдинов истәлегенә һәм Яшьләр арасында Россия ДОСААФ Кубогына багышланган V комплекслы көрәш буенча бөтенроссия турнирын ябу тантанасы уздырылды, турнирларда җиңүчеләрне котлау тантанасында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Рөстәм Илдус улы Заһидуллин да катнашты.
Бөтен Россиядән җыелган 100дән артык спортчы ике турнирда катнашты. Приставларның федераль хезмәте, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ, Наркотиклар әйләнешенә контроль буенча федераль хезмәт, башка хокук саклау ведомстволары командалары, шулай Югары хәрби училищелар җыелма командалары чемпион титулы өчен көрәштеләр.
Бу юлысы Россия Юстиция министрлыгы Кубогында иң яхшылар дип Татарстан Республикасы буенча УФССП №1 командасы танылды, икенче урынга Татарстан Республикасы буенча Комплекслы көрәш федерациясе командасы чыкты, өченче урынны Татарстан Республикасы буенча УФССП №2 спортчылары яулады.
14-16 яшьлекләр арасында Россия ДОСААФ Кубогында Татарстан Республикасы ДОСААФ №1 командасы 1 нче урынны яулады, Татарстан Республикасы ДОСААФ №2 командасы икенче урынга чыкты, өченче урын «Олимп» ЦДТ җыелма командасына насыйп булды. 17-19 яшьлекләр арасында Татарстан Республикасы ДОСААФ №1 командасы 1 нче урынны яулады, КВВКУ командасы икенче урынга чыкты, өченче урында – Татарстан Республикасы ДОСААФ №2 командасы.
Ярышлар бик кызык узды. Аларны уздыру максаты – комплекслы көрәшне популярлаштыру һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең һәм армиягә чакырыр алдыннан яшьләрнең физик әзерлеген камилләштерү, шулай ук хокук саклау органнары вәкилләрен һәм аларның гаилә әгъзаларын физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү.