Татарстан Республикасы Судьялары советы утырышы

2014 елның 14 ноябре, җомга

13.11.2014 Татарстан Республикасы Югары суды Президиумы залында Татарстан Республикасы Судьялары советы утырышы уздырылды, анда  Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасры Н.В.Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештуру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы И.Ф.Нуриәхмәтов һәм хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин катнашты. Утырышта мәгълүматлаштыру, электрон документлар әйләнеше, гражданнарга смс-хәбәрләр җибәрү, административ эшләрне карау буенча видеоконференцэлемтә куллану, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары участоклары һәм федераль судлары сайтларының  актуальлеген саклап калу мәсьәләләре каралды. Шулай ук җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен социаль яклау буенча, аерым алганда,  диспансеризация, медицина иминияте мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International