Коррупцияне профилактикалау өлкәсендә массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту өчен яңа технологияләрне әзерләү һәм гамәлгә кертү буенча иң яхшы иҗтимагый инициативаларга конкурс

2014 елның 14 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.10.2013 № 764 карары белән расланган «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш» дәүләт программасының «2014 елга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру»ярдәмче программасы чаралары исемлегенең  5.12 пунктын гамәлгә ашыру максатларында коррупцияне профилактикалау өлкәсендә массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту өчен яңа технологияләрне әзерләү һәм гамәлгә кертү буенча иң яхшы иҗтимагый инициативаларга конкурс  (алга таба  – Конкурс) игълан итә.

Конкурс түбәндәге максатларга ирешүне күз алдында тота:

коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә иҗтимагый инициативаларны хуплау һәм бүләкләү;

коррупциягә каршы юнәлешле мәсьәләләр буенча җәмәгать фикер алышуын стимуллаштыру;

граждан җәмгыяте институтларын коррупциягә каршы көрәш механизмнарын әзерләү процессына җәмәгатьчелекне җәлеп итү;

коррупцияне профилактикалау өлкәсендә яңа формаларны һәм яңа технологияләрне эзләү;

массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын коррупциягә каршы көрәш буенча граждан иниститутлары эшчәнлегенә җәлеп итү; 

Конкурс 2014 елның 15 ноябреннән алып 28 ноябренә кадәр уздырыла.

Конкурста катнашу өчен иҗтимагый оешмалар һәм гражданнар 2014 елның 26 ноябренә кадәр (16.00 кадәр) Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына коррупцияне профилактикалау өлкәсендә массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту өчен яңа технологияләрне әзерләү һәм гамәлгә кертү буенча иң яхшы иҗтимагый инициативалар проектларын кертәләр.

Конкурста катнашу өчен  гариза һәм и конкурс материаллары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына электрон почта буенча җибәрелә:minjust@tatar.ru.

Контакт өчен: Беденьгов Андрей Александрович (тел. 293-11-92, 293-09-43), электрон почтасы адресы: Andrey.Bedengov@tatar.ru

   Конкурс уздыру шартлары белән сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International