Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

2014 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт  системасыда катнашучылар булган адвокатлар белән түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары  Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә эш киңәшмәсе уздырылды. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы президенты А.Ю.Сафронова, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының хокук идарәсе башлыгы Л.М.Корманова, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт  системасында катнашучылар булган адвокатлар катнашты.

Киңәшмәдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең, хокукый белем бирүнең һәм гражданнарны хокукый агартуның, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт  системасы кысаларында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүче  адвокатлар хезмәте өчен түләү өчен документлар пакетын формалаштыруның актуаль мәсьәләләре каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International