Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзаларының Әтнә районына баруы

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

2014 елның 17-18 ноябрендә Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзалары районда хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнү өчен Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районына барды.   

Оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен 2014 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме утырышы уздырылды, аны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов алып барды. Киңәшмәдә хокук бозуларны профилактикалау эшен өйрәнгәндә аерым игътибар таләп итүче мәсьәләләр каралды.   

Эш төркеме әгъзалары Әтнә муниципаль районы җирле үзидарә органнарының «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибе тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасын үтәү эшчәнлеген оештыру хәле өйрәнелде. Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кергән эш төркеме әгъзалары шулай ук расланган план-задание нигезендә хокук бозуларны профилактикалау субъектларының эшчәнлеген тикшерделәр.  

Районда хокук бозуларны профилактикалау  эшен оештыруның торышын өйрәнү нәтиҗәләре буенча Әтнә муниципаль районы Башлыгы урынбасары А.Ф.Каюмов катнашында тикшерүгә йомгак ясалды һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектларына рекомендацияләр бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International