2014 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә Балаларга бөтенроссия хокукый ярдәм көне уздырылды.
Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында җирле үзидарә органнары катнашында ятим балаларга, ата-ана каравыннан мәүрүм калган балаларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә; үз гаиләсенә тәрбиягә ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала алырга теләгән затларга; инвалид балаларга һәм аларның законлы вәкилләренә (опекуннарына), уллыкка алучыларга балаларны гаиләгә урнаштыру, урта мәктәпләргә, балалар йортларына, балалар өчен пенитенциар учреждениеләргә урнаштыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
Бу көнне Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы Балтач һәм Саба муниципаль районнарында Балаларга бөтенроссия хокукый ярдәм көненә багышлап уздырылган чараларда катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппараты вәкилләре Татарстан Республикасы Әлки, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кукмара, Спас һәм Тәтеш муниципаль районнарында уздырылган чараларда катнаштылар.
Шулай ук чараларда Татарстан Республикасы түләүсез юридик ярдәм күрсәтү системасында башка катнашучылар, федераль башкарма хакимияте органнарының территориаль органнары, җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппараты, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппараты, прокуратура вәкилләре, шулай ук нотариуслар, адвокатлар, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Яшь юристлар советы һәм юридик клиникалар вәкилләре катнашты.