Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
 

2014 елның 18 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты уздырылды.   

Комитет утырышында «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 85 статьясының 3 өлеше белән, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законы белән, «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән таләпләрне үтәү йөзеннән, 5 муниципаль район һәм алар составына керүче җирлекләр чикләре тасвирламасын төгәлләштерү максатларында эшләнгән Татарстан Республикасы закон проектлары каралды.   

Әлеге закон проектлары буенча нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов чыгыш ясады.  

Шулай ук Комитет утырышында муниципаль хезмәт турында Аксубай  муниципаль районы җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International