ИнгушетияРеспубликасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән очрашу

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

2014 елның 19 ноябрендәКремльдә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы җитәкчелеге, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары вәкилләре белән Ингушетия Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре очрашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы Рәисе М.З.ШакировИнгушетия Республикасы вәкилләре өчен Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары хезмәттәшлегенә, җирле үзидарә турындагы законнарның муниципаль хакимият тарафыннан гамәлгә ашырылуына, территориаль иҗтимагый җирле үзидарәне үстерүгә, җирле үзидарә турындагы федераль һәм республика законнарын Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр яктыртылды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан бу очрашуда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистр алып бару бүлеге башлыгы Р.У.Гарипов катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International