Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

2014 елның  20 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаренең, консультантының һәм 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.     

Аттестация барышында граждан хезмәткәренең белемнәре, һөнәри күнекмәләре, эш тәҗрибәсе, эш сыйфаты, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, куелган максатларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүе бәяләнде.  Аттестацияләнә торган хезмәткәрләрнең эш тәҗрибәсен һәм сыйфатын, шулай ук куелган бурычларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүен исәпкә алып, комиссия әгъзалары дәүләт граждан хезмәткәренең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәвен билгеләделәр.  

Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 9 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде. 

Тавыш бирү йомгаклары буенча аттестация комиссиясе түбәндәге карарны кабул итте: аттестациягә кертелгән 9 дәүләт граждан хезмәткәре дә биләгән дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килә. 

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе)  федераль университетының  конституцичел хокук һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры  Ә.Г.Гатауллин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның Икътисад, идарә һәм   социаль технологияләр интситутының хокук кафедрасы доценты, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Аппараты әгъзасы  М.Х.Вафин һәм Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International