2014 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бинасында Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең бөтенроссия һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе О.А.Калашникова катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы башлангыч һөнәр берлеге оешмасының хисап-сайлау конференциясе уздырылды.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы структур бүлекчәләреннән делегатлар катнашты. Сайлаулы һөнәр берлеге активының 2013 һәм 2014 еллардагы һөнәр берлеге эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы башлангыч һөнәр берлеге оешмасы рәисе Воробьёв Антон Валерьевич хисап тотты.
Хисап-сайлау конференциясе азагында О.А.Калашникова Һөнәр берлекләре республика комитетының мактау грамоталары белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының башлангыч һөнәр берлеге оешмасы активистларын, Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухованы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы башлангыч һөнәр берлеге оешмасы рәисе Воробьёв Антон Валерьевичны, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы башлангыч һөнәр берлеге оешмасы һөнәр берлеге комитеты әгъзалары Л.И.Савельеваны, Н.М.Тарасованы, В.Б.Сәгадиеваны бүләкләде.