2014 елның 8 ноябреннән алып 20 ноябренә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле инициативасы буенча, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән республикада балалар һәм яшьләр арасында “Хокуклар дөньясында бала” мәгълүмат-социаль видеороликларның республика конкурсы уздырылды.
Конкурс 20 ноябрьдәге Бөтендөнья балалар көнен бәйрәм итүгә һәм Бала хокуклары буенча БМО конвенциясен кабул итүгә 25 ел тулуга багышланган иде.
2014 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференц-залында балалар һәм яшьләр арасында “Хокуклар дөньясында бала” мәгълүмат-социаль видеороликларның республика конкурсына йомгак ясалды.
Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Рамадан мәктәбе укучысы Караулов Никитага махсус приз һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырдывидеоролик «Дети тоже имеют право».
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләренә аттестация үткәрү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы булды. Анда Түбән Кама, Кама Тамагы районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән дәүләт хезмәткәрләре катнашты.