«РОССИЯ РЕГИОННАРЫ» мәгълүмат базасы турында

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Халыкара Вәкиллек үзәге, «Новости России» иҗтимагый-мәгълүмат агентлыгы, «Экономическая политика России» журналы редакциясе  www.kremlinrus.ru сайтында «РОССИЯ РЕГИОННАРЫ» региональ икътисад һәм социаль өлкә мәгълүмат базасын (алга таба  – Мәгълүмат базасы) булдыралар.  

Россия Федерациясе субъектлары инвестицион потенциалының Мәгълүмат базасына  региональ һәм муниципаль дәүләт хакимияте органнарының территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестицион үстерү, сәнәгатьне һәм инфраструктураны яңарту, заманча эш урыннары булдыру һәм Россия Федерациясе гражданнарының тормыш дәрәҗәсен арттыру мәсьәләләрендәге гамәли казанышлары турында мәгълүмат түләүсез урнаштырыла. 

Мәгълүмат базасы Россия Федерациясенең һәр субъектына һәм һәр муниципаль берәмлеккә карата дифференциацияләнгән алымны, аның үсеше үзенчәлекләрен, кадрлар, социаль-икътисадый һәм инвестицион потенциалын анализлауны тәэмин итү өчен өстәмә ресурслар  булып тора. 

Мәгълүмат базасы Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләре эшчәнлегенең перспектив юнәлешләрен әлеге интернет-ресурска түләүсез кертү мөмкинлеген күз алдында тота.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International